Мохтаҗларны читкә этәрмик.

2019 елның 6 декабре, җомга

Елдагыча истә калырлык, залда утыручыларның күзләренә яшь тулырлык итеп оештырылды бу чара. Дистәгә якын инвалид якташыбыз турында күрсәтелгән видеороликлар кемне генә битараф калдырды икән? Гадәттәгечә, аларның геройларына инвалидлар декадасы кысаларында җыелган акчалардан 10ар мең сум акча, иганәчеләрнең бүләкләре дә тапшырылды. Артык зур сумма булмаса да, иш янына куш дигәндәй, ул акчалар инвалидлар тәрбияләнә торган гаиләләргә азмы-күпме булса да ярдәм булып тора. 2015нче елдан бирле бу суммага төрле яшьтәге алты дистәдән артык 1нче һәм икенче төркем мөмкинлекләре чикләнгәннәр лаек булган. Районыбызда яшәүче барлык инвалид балаларга, унсигез яшьтән алып пенсия яшенә кадәрге 1нче һәм 2нче төркемгә кергән (барлыгы 1050) инвалидларның һәрберсенә, быел җыелган акчадан 200әр сум акча биреләчәк. Калган акча да максатчан тотылачак. Аз пенсия акчасы алучы инвалидлар иң беренче булып игътибар үзәгендә торалар. Соңгы елларда мөмкинлекләре чикләнгән якташларыбызның спорт һәм мәдәният өлкәләрендә ирешкән уңышлары турында барыбыз да хәбәрдарлар. Аларга төрле фестиваль-конкурсларга бару өчен күпмедер чыгымнар кирәк. Марафонда җыелган акчалар аларның бер өлешен капларга ярап торалар. Бик мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтелә, башка күпкенә чаралар оештырыла. Марафон үткәрелгән көндә кайбер инвалидларыбыз киң күңелле, мәрхәмәтле иганәчеләребезнең дә ярдәмнәрен тоя. Районыбыз башлыгы Анатолий Ивановка узган җомгада чарада катнашкан мөмкинлекләре чикләнгән якташларыбыздан рәхмәт сүзләре әйтелде. Анатолий Петрович район мәдәният йорты сәхнәсендә марафон иганәчеләре, инвалидларга һәрдаим ярдәм итеп торучы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Яшел парк” ҖЧҖ генераль директоры Марат Галиевка, якташыбыз, Әфганстан сугышы инвалидларының һәм анда хәрби тән җәрәхәтләре алганнарның “Сугыш инвалидлары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Чиләбе өлкәсендәге “Булат” иҗтимагый оешмасы рәисе Булат Әхмәтгаяновка, аның урынбасарлары Артём Рыжковка, “ТД ГТГАЗ” ҖЧҖ учредителе Дамир Алмаевка, “Дом-Сервис” идарәче компаниясе идарәчесе Габделәхәт Яруллинга, “Гвардия” Һава-десант һәм махсус билгеләнештәге гаскәрләр ветераннары оешмасының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәнил Гыйззәтуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Чыннан да, бу олы йөрәкле шәхесләр үзләренең ярдәмнәрен Игелек марафоны кысаларында гына түгел, һәрдаим күрсәтергә әзерләр. Чарага да алар буш кул белән килмәгәннәр иде. Берничә инвалидның хыяллары алар ярдәме белән чынга ашты. Чара кысаларында тамаша залында утыручылар да махсус урнага, мөмкинлекләреннән чыгып, акчаларын салдылар. Җыелган суммалар кемгәдер реабилитация узарга, дәваланырга ярдәм итмичә калмаячак. Ел саен марафон азагында мөмкинлекләре чикләнгән балаларның кул эшләнмәләре аукционы уздырыла. Быел аңа Булат Һадиевның иҗат җимеше тәкъдим ителде. Сабый чагыннан ук инвалид булган малай инде шактый гына дәвалану курслары узган. Алга китеш тә бар. Реабилитация ярдәмендә ул хәзер акрынлап кына үз аяклары белән йөрергә өйрәнгән. Аңа тагын ике курс кирәк. Шуның беренчесе гыйнвар аенда булачак. Малайның картинасына күз салгач, аңа аның бөтен күңел җылысын салуын күрү авыр түгел иде. Булатның картинасы 10 мең сумга сатылды. Инвалидлык – ул социаль күренеш. Аңардан хәтта халкы бай, җитешлектә яшәүче бер ил дә читтә кала алмый. Сау-сәламәт кешеләр үзләренең көтелмәгәндә саулыкларының какшарга, шуның аркасында хезмәткә яраксызга әверелергә мөмкин икәнлекләрен исләреннән чыгармасыннар. Шуңа күрә яныбызда ярдәмебезгә мохтаҗ, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бар икән, аларны читкә этәрергә кирәкми. Игелеклек, мәрхәмәтлелек сау кешенең асылын, чын йөзен ачып салуын исебездә тотсак иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International