«Мамадыш балык заводы» җитештерүне киңәйтә.

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов хезмәт коллективы җыелыш үткәрде, анда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Никитин һәм “Мамадыш балык заводы” ҖЧҖ директоры Егор Грушев та катнашты.

Беренче чиратта кунаклар балык кибетендә булдылар. Анатолий Иванов сатучылар белән сөйләште. Кибет хезмәткәрләре сүзләренә караганда, алар еш кына шәһәрдә генә түгел, хәтта Татарстаннан читтә булган ярминкәләрдә дә катнашалар. Сатуга алып китә торган бөтен продукция санаулы сәгатьтә сатылып бетә, чөнки товар һәрвакыт тәмле һәм сыйфатлы. Сатып алучылар республиканың төрле шәһәрләреннән һәм күрше төбәкләрдән килә. Катнашучылар балык продукциясе ассортименты белән таныша алдылар. Хәзерге вакытта завод территориясендә 3 цех эшли: тоз, коптиль һәм балык кисү цехы. Егор Грушев кунакларны яңа цех белән таныштырды. Киләчәктә котлет җитештерү һәм фасовка станогы эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Ел саен «Мамадыш балык заводы» ҖЧҖ балык тоту өчен квота ала, быел ул 270 тонна  тәшкил итә. Бүгенге көнгә план 84%ка үтәлгән. Балыкны заводка 19 бригада китерә, алар гомуми озынлыгы 70 км сузылган Вятка һәм Кама елгалары сулыкларында эшлиләр. Балыкчылар эшләреннән, уылдык чәчү чорыннан тыш, бер генә көнгә дә туктатмыйлар, ул 45 көнгә сузыла. Әмма быелгы кыш үз төзәтмәләрен кертергә мөмкин. Тигез боз катламы аркасында елгаларда зур булмаган проблемалар барлыкка килергә мөмкин. Анатолий Иванов  бөтен коллективка уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International