2019 елның 3 декабрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно җитәкчелегендә 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы булды. Киңәшмәдә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев катнашты.
Идел буе федераль округының һәр төбәгендә оештыру комитеты төзелде һәм илебез Президентының «Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елын уздыру турында» Указын гамәлгә ашыру кысаларында расланган бәйрәм чаралары планнары эшләнде («1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медале белән ветераннарны бүләкләү, хәрби күмү һәм мемориаль комплексларны тәртипкә китерү һ.б.).
Шулай ук төбәк планнарына традицион булган "Үлемсез полк", "Георгий тасмасы", Хәтер вахталары, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына, хәрби-патриотик һәм гражданлык тәрбиясенә социаль һәм медицина ярдәме күрсәтү чаралары кергән.
Моннан тыш, Идел буе федераль округында билгеләнгән 5 шәһәрдә (Түбән Новгород, Самара, Казан, Уфа, Пермь), аларда гаскәрләр һәм хәрби техника парадлары якын һәм ерак чит илләрдән Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында оештырылачак.
Барлыгы округ буенча Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 1300гә якын бәйрәм чарасы үткәрү планлаштырыла.
1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты составы Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 2019 елның 13 июнендә расланды. Аңа РФ Президенты Администрациясе хезмәткәрләре, РФ Президентының федераль округлардагы вәкаләтле вәкилләре аппаратлары, федераль башкарма хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре керде.