Район тарихында беренче тапкыр балалар һәм яшьләрнең рухиәхлакый үсеше буенча “Возрождение – Яңарыш“ фестивале үткәреләчәк. Әлеге масштаблы чараны муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов башлап җибәрде. Ул дөньяви характерга ия һәм үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Проектның идея рухландыручылары – Изге Ксения Римляныни һәм төзелеп килүче Троица храмнары настоятеле Олег Малышев һәм Мамадыш үзәк мәчетенең имам-хатыйбы Наил хәзрәт Вахитов. Фестиваль “Раштуа йолдызы“ һәм “Җомга көне“ дип исемләнгән ике муниципаль конкурстан һәм ике массакүләм район чарасыннан тора. Әлеге ике темага багышланган фестивальләрдә бернинди чикләүләрсез барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Безнең диннәр дуслык һәм татулыкка корылган һәм чикләүләрне белми! “Раштуа йолдызы“ конкурсының беренче этабында (20-24 декабрьдә) балалар бакчалары һәм мәктәпләр күргәзмәләр оештыра. Аларның иң яхшылары муниципаль этапта (25-27 декабрьләр) катнашачак. Бу күргәзмәне теләге булган һәркем район мәдәният йортында, традицион Чыршы бәйрәмендә карый ала. Конкурска йомгак шул тантанада ясалачак. 2020нче елның 20нче гыйнварыннан 2нче февральгә кадәр “Җомга көне“ конкурсының сайлап алу туры – балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә, аннары – муниципаль (10-18 февраль) һәм йомгаклау туры с21нче февральдә узачак. Май азагында Мамадышта Мөселман балалары җыены үткәрелә. Июнь башында Троица ярминкәсе көтә. –Балаларга шуны истә тотарга кирәк: эшләр конкурс темасына каршы килмәскә, мәҗүсилек культларын (талисман, амулет һ.б.) сурәтләмәскә, дингә ышанучыларның хисләрен мыскыл итмәскә, вөҗдан ирегенә кагылмаска тиеш, – ди настоятель Олег МАЛЫШЕВ. –Рухи яктан агарту, мөселман һәм христиан бәйрәмнәрен торгызу һәм саклау аша ватанпәрвәрлек һәм туган якка мәхәббәт хисләре уяна, – дип ассызыклый Наил хәзрәт ВАХИТОВ. Район комиссиясе фестиваль нәтиҗәләре буенча шәһәр һәм район мәктәпләре арасында иң актив укучыларны сайлап алачак. Җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләячәкләр, җәй көне алар кызыклы урыннарга сәяхәткә барачаклар. РЕДАКЦИЯДӘН: конкурста катнашучыларның видеошигырьләре “ВКонтакте“ социаль челтәренең “ЕстьКонтакт“ төркемендә дә урнаштырылачак.