12 декабрьдә Мамадышта Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

2019 елның 12 декабрендә 12.00-20.00 сәгатьләрдә, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне узачак.

Мамадыш муниципаль районының Советында һәм башкарма комитетында кабул итү Мамадыш шәһәре, М.Җәлил урамы, 23/33 йортта узачак.

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты компетенциясенә Татарстан Республикасы җирле үзидарә турындагы законнарда, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Уставында, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты турындагы нигезләмәдә каралган мәсьәләләрне хәл итү керә. Кабул итүгә алдан язылу 8(85563) 3-14-84, 3-31-00 телефоны буенча башкарыла.  (Алдан язылу мәҗбүри түгел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International