Узган пәнҗешәмбедән башлап Нократта боз акты. Атнадан артык көннәрнең салкын торуына да карамастан, Иделдә суны күтәрүләре Нократ өслегенең дә боз белән тиз генә каплануына ирек бирмәде. Сишәмбе көнне Мамадыш турына да өстән төшкән бозлар өелеп калдылар. Бу Нократның шул бозлар белән тигезле-тигезсез катып калуына китерәчәк. Өлкәннәр сөйләвенчә, мондый хәлләр елгаларыбызда әледән-әле булып торалар. Егерме ел чамасы элек тә шушындый хәл күзәтелгән, Нократта өстән төшкән бозлар берсе өстенә берсе менеп катканнар иде. Мондый хәл кыш балыкчыларга һәм елга өстендә йөрергә яратучы чаңгычыларга уңайсызлыклар тудыра.