Мамадыш шәһәренең "Миләшкәй" 10 нчы балалар бакчасы коллективы грант иясе булды.

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Рафис Борһанов “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” гранты җиңүчеләрен бүләкләде. Конкурста 55 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашты, шуларның 28 е 500 мең сум күләмендә грант отты.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын бүләкләү тантанасы Казанның 82 нче балалар бакчасында узды. Грантлар нәтиҗәсендә Казанның, шулай ук Яр Чаллы, Бөгелмә, Арча, Чистай, Лениногорск, Саба, Мамадыш, Биектау, Мөслим, Питрәч, Түбән Кама, Азнакай, Ютазы, Буа, Сарман, Лаеш, Алабуга, Әлмәт һәм Теләче районнарының сигез балалар бакчасы отты.

 Мамадыштан "Миләшкәй" 10 нчы балалар бакчасы грантка ия булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International