Авыл мәктәбе: заман белән бер аякта

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Агымдагы елның гыйнвар ае. Җәнлек совхозы урта мәктәбе директоры Светлана Гыйльметдиновага телефоны аша сөенечле хәбәр килеп ирешә: –Исәнмесез, сез проектны оттыгыз. Светлана ханым гаҗәпкә кала. Ул бит бернинди проектта да катнашмады. –Милли проект кысаларында сезнең мәктәптә “Үсеш ноктасы” гуманитар һәм санлы профильле белем бирү үзәге җиһазландырылачак. Гаҗәпләнү зур сөенеч белән алышына. –Без барыбыз да Владимир Путинның май Указларын яхшы беләбез. Аларның берсе мәгариф тармагына карый: “Россия 2024нче елга кадәр белем бирү сыйфаты буенча дөньяда топ ун ил арасына керергә тиеш.” Әлеге Указ нигезендә шактый гына проектлар эшләнде, шуларның берсе – “Үсеш ноктасы”. Программага эләгү өчен төп шарт – мәктәп авылда урнашкан булырга, анда кимендә 100 бала укырга тиеш. Бездә 146 укучы белем ала. Быелдан, “Үсеш ноктасы” гамәлгә керсен өчен, авыл мәктәбендә балаларның саны 250дән артык булу шарт итеп куела, – ди белем бирү учреждениесе директоры. Җәнлек совхозы мәктәбеннән тыш проектта Красная Горка белем бирү учреждениесе дә катнаша. Заманча үзәкләр булдыру өчен федераль бюджеттан 1 млн. 600 меңешәр сум акча бүлеп бирелә. Өстәмә миллион сум акчаны, кирәкле биналарны ремонтлау өчен, мәктәпләр тигез итеп үзара бүлешәләр. –2024нче елга кадәр өстәмә рәвештә тагын җиһазлар кайтарылачак, – ди Светлана Гыйльметдинова. Заманча үзәкнең төп асылы укучыларга белем бирү сыйфатын күтәрүгә, шулай ук авыл һәм шәһәр мәктәпләре арасындагы аермалыкны бетерүгә юнәлдерелгән. “Үсеш ноктасы” Җәнлек совхозы мәктәбендә инде җиһазландырылган. Шушы көннәрдә яңа дүрт кабинетны тантаналы төстә ачу булды. Беренче кабинет өч зона – шахмат, медиа һәм коворкингка (бергә эшчәнлек алып бару өчен) билгеләнгән. Икенчесе – “Технология”. Монда төрле аппаратлар һәм эш кораллары – дрель-шөреп боргыч, металл, кирпеч һәм агач буенча тишкечләр (сверло), граверлар, санлы циркульләр, квадрокоптерлар, виртуаль чынбарлык шлемнары, 3D-принтер, робот техникасы өчен Lego-конструкторлар. КАМИЛ ВӘЛИЕВ, мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы: –Квадрокоптерлар өчен күп кенә билгеләнешләр бар. Аларны, мәсәлән, коткару операцияләре вакытында кемне яисә нәрсәне булса да эзләгәндә кулланалар. Әгәр кеше урманда адашып югала икән, эзләүче камералы коптерны эшкә җигә, аның ярдәмендә зур территорияне очып әйләнеп уза. Югарыдан эзләү уңайлырак. Коптер ярдәмендә матур панорамаларны да төшерергә мөмкин. Өченче кабинет – “Информатика”. Анда өр-яңа нетбуклар һәм электрон такта бар. Соңгы кабинет – “ТИН”. Тренажёр-манекеннар, йөрәк-кан әйләнешен реанимацияләүне уздыру өчен җәймәләр, яраларны һәм зыян килгән урыннарны имитацияләү өчен җыелмалар, аяк-кулларга чыбыклы шиннар, аптечкалар. Болар барысы да мәктәп укучыларына беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итмичә калмаячаклар. РИНАТ МӨХӘММӘТҖАНОВ, ТИН уктыучысы: –Әгәр мин теманы бары тик сөйләп, яисә күрсәтеп кенә аңлатсам, бу укучылар тарафыннан начар кабул ителәчәк. Аларга манекен ярдәмендә барысын да ничек эшләргә икәнен күрсәтсәм, алар экстремаль хәлләргә яхшырак әзер булачаклар. Бездә хәзер яраны имитацияләү бар: күкрәк читлегенең, ботның пешкән, ботның катлаулы сынган урынында кан агуны гәүдәләндергән урыннары, пулядан, җилләткечтән алган һәм киселгән яралар. Кан агышын күрсәтү өчен яралар махсус контейнерлар белән тәэмин ителгәннәр. Аларны буяу белән тулыландырырга мөмкин. Шулай итеп, балалар канга ияләшәләр һәм кирәк чагында ярдәм күрсәтә алачаклар. Барлык төп һәм өстәмә дәресләр яңа үзәктә бушлай уздырылачак. Мәктәп җитәкчелеге моңа ел саен барлык укучыларны да җәлеп итәргә планлаштыра. –Яңа җиһазлардан файдаланучы укытучылар махсус өйрәнү курслары узалар. Апрель-июньдә алар читтән торып укысалар, хәзер Яр Чаллыга, Түбән Новгородка барып, көндезге курсларда белем алалар.

Кристина ШТЕЙНГАУЭР.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International