Биектауда данлыклы гирчы, СССРның һәм РСФСРның спорт остасы Т.Г.Биккенеев истәлегенә һәм аның тууына 75 ел тулу уңаеннан гир күтәрүчеләрнең ачык республика турниры уздырылды. Анда татарстанлылардан тыш, Самара, Ульяновск, Киров өлкәләреннән, Чувашия һәм Удмуртия Республикаларыннан да спортчылар катнаша. Әлеге бәйгеләргә Мамадыштан алты гирчы барган иде. Аларның барысы да пьедесталга күтәрелделәр. Яшүсмерләр арасында Антон Ушатиков 73 килограммга кадәргеләр арасында беренчелекне яуласа, Даниил Журавлёв икенче була. Авыррак үлчәүдә көч сынашкан Никита Шипков пьедесталның – икенче, Илдан Васыйлов өченче баскычларына күтәреләләр. Светлана Ханова – хатын-кызлар арасында өченче булса, Нургали Гобәйдуллин ветераннар арасында икенче урынны яулый. Нургали абый ике берәр потлы герне 146 тапкыр этеп күтәрә, 234 мәртәбә ыргым белән “буйсындыра”. Аның ярыш кагыйдәләре буенча бирелгән ун минут вакыт эчендә күпме авырлык күтәргәнен исәпләп чыгаруы авыр түгел. Команданы ярышларга тренер Радик Гасыймов эзерли.