Белгечләр кабул итә.

2019 елның 23 ноябре, шимбә

Россия Конституциясе көне уңаеннан 27нче ноябрьдә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча Бердәм көн уздырыла. Чара “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе тарафыннан планлаштырылган һәм ул эш көне дәвамында төшке ялсыз үтәчәк. Анда консультантлар составы алышыначак. Кабул итү “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең район бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (адресы: Мамадыш шәһәре, Муса Җәлил урамы, 23/33нче санлы йорт) оештырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International