Мамадышның яшь волейболчылары Татарстан беренчелегеннән көмеш медальләр белән кайттылар. Алексеевск бистәсендә 2007-2008нче елларда туган малайлар арасында уздырылган Татарстан беренчелегендә ирештеләр алар мондый уңышка. Унбер команда катнашында үткән турнирда безнекеләр үз төркемнәрендә Балтач, Сарман районнары командаларын җиңсәләр, арчалыларга оттырдылар. Ләкин бу безнең волейболчыларның чирекфиналда катнашуларына чик була алмый. Бу стадиядә алар Кукмара районы командасын оталар, ярымфиналда исә аксубайлыларның каршылыкларын сындыралар. Ә менә хәлиткеч уенда мәйдан хуҗалары – Алексеевск районы командасына биреләләр.