ЧИРАТТАГЫ ЯРМИНКӘ.

2019 елның 22 ноябре, җомга

Бу атнаның шимбәсендә – 23нче ноябрьдә мамадышлыларны чираттагы ярминкә көтә. Аны үткәрү өчен Кирмән икътисадый зонасы җаваплы. Алар тозланган һәм маринадланган яшелчәләр, сөт продуктлары, ит, бал тәкъдим итәчәкләр. Ярминкәдә предприятиеләр, башка төбәкләр һәм районнар фермерлары, крестьян хуҗалыклары да катнашачак. Киң ассортиментта игенчелек продуктлары да, башка төрле товарлар да булачак. Ул, гадәттәгечә, иртәнге 7дә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International