Белгечләр кабул итә.

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Конституциясе көне уңаеннан 27нче ноябрьдә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча Бердәм көн уздырыла. Чара “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе тарафыннан планлаштырылган һәм ул эш көне дәвамында төшке ялсыз үтәчәк. Анда консультантлар составы алышыначак. Кабул итү “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең район бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (адресы: Мамадыш шәһәре, Муса Җәлил урамы, 23/33нче санлы йорт) оештырыла. 8.00-9.30 сәгатьләрдә гражданнарны Пенсия фонды белгече Руслан Рафаил улы Шәрифуллин; 9.30-11.00 сәгатьләрдә – суд приставы Илшат Мәннап улы Галимуллин; 11.00-12.30 сәгатьләрдә – нотариус Эдуард Наил улы Камалов; 12.30-14.00 сәгатьләрдә “БТИ РТ” АҖнең Мамадыш подразделениесе җитәкчесе Зөһрә Зиннур кызы Мотыйгуллина кабул итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International