Анда катнашып, һәркем үзарасалым акчасын җыюга мөнәсәбәтен белдерә ала. Ә төбәгебезнең башка торак пунктларында, узган еллардан аермалы буларак, яңалык кертелде. Хәзер бу мәсьәлә халык җыеннарында хәл ителә. График нигезендә 7нче ноябрь көнне башланган мондый очрашулар агымдагы айның 27енә кадәр дәвам итәчәк. Кичәге көнне дә кертеп, 61 торак пунктта әлеге чара узды инде. Аларда җирлек башлыклары соңгы елларда шушы программа нигезендә башкарылган эшләр буенча хисап тота, аннан соң авыл халкы белән киләсе елда нинди эшләргә алыначакларын, моның өчен күпме акча җыярга кирәклеген хәл итәләр. 2020нче елда төбәгебез җирлекләрендә планлаштырылган эшләрне башкарып чыгу өчен җан башыннан уртача 400-500 сум күләмендә акча җыелачак. Ә менә Юкәче һәм Ташлыяр авыллары халкы аны 1 меңәр сум, кечесонлылар 1500 сум күләмендә җыярга карар кылганнар. Димәк, аларда эшләр күләме дә бермә-бер зуррак була, дигән сүз.