"Звездопад" - "Йолдызлар яңгыры" смотр-конкурсы кысаларында чираттагы концерт 21 ноябрьдә узачак. Шәһәрнең төп сәхнәсендә тагын ике команда көч сынашачак. Бу юлы Пенсия фонды, хәрби комиссариат, янгын сүндерү отряды, Дәүләт янгын күзәтчелеге, Роспотребнадзор һәм ТКХ, Идарәче компания, "шәһәр хуҗалыгы"МУП коллективлары көндәш булачак.
Чара 19.00 сәгатьтә башлана.