Кичә районыбызның мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбиячеләре “Нухрат” балалар бакчасында үзләре арасыннан юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчене ачыкладылар. Инде берничә ел рәттән үткәрелүче “Юл йөрү кагыйдәләре буенча ел тәрбиячесе” бәйгесенең быелгы җиңүчесе “Бәләкәч” балалар бакчасыннан Лилия Дәүләтшина булды. Ул биредә җиде ел эшли инде. Икенче урында – “Нухрат”тан Айгөл Мөхәммәтдинова. “Радуга”дан Ләйлә Сәмигуллина өченче булды. Лилия Рафаиловна ике елга бер үткәрелә торган “Яшел ут” республика конкурсында да катнашачак. Былтыр ул Мамадышта узган иде. Әлеге конкурста юл йөрү кагыйдәләре буенча үзенең белемнәрен күрсәтү өчен, Лилия Дәүләтшинага сайлап алу комиссиясе хөкеменә үзенең эшләрен тапшырырга кирәк булачак. “Бәләкәч” мәктәпкәчә учреждениесе тәрбиячеләре шушы араларда гына тагын бер җиңү яуладылар. Наталия Петрова республика Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган “Балалар бакчасында иң яхшы профориентация эше” проектында җиңүче булды.