Татарстанда 12 градус салкын булачак.

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Иртәгә Татарстанда салкыннар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Сишәмбе, 19 ноябрьдә, төнлә һаваның минималь температурасы һәм көндез максималь температура +2...- 3 градус булачак. Республиканың көнчыгышында -2..-7 градус. Яңгыр, юеш кар һәм кар явуы көтелә, урыны белән буран.

Җил төньяк-көнчыгыштан, урыны белән секундына 17 метрга кадәр.

20 ноябрьдә төнлә термометр баганалары -10...-15кә кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы -7...-12 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык көтелә.

Җил төньяк-көнчыгыштан, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/18/197129/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International