Мамадышлар өчен ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча «кайнар линия» оештырыла.

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең  хәбәр иткәнчә, 2019 елның 25 ноябреннән 1 декабренә кадәр Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә (2019 елның 1 декабре) туры китерелгән «кайнар линия» һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча консультацияләр үткәреләчәк.

Халыктан шалтыратулар «кайнар линия» гә 8 800 555 49 43 телефон аша, көн саен 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International