Җанатарларны сөендерделәр.

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Мамадышлылар әлеге ярышларда Оренбург өлкәсенең Тюльган бистәсе хоккейчыларына гына оттырып, икенче урынны яуладылар. Артур Габбасов шәкертләре самаралыларны – 6:1, Ульяновск командасын - 10:1, Яр Чаллы хоккейчыларын – 5:2, алабугалыларны 7:2 исәбе белән бирелдерделәр. Турнир нәтиҗәләре буенча безнең Камил Хәбибуллин иң яхшы капкачы булып танылды. Калган командаларыбыз да җанатарларын сөендерделәр. Татарстан беренчелегендә чыгыш ясаучы “Олимп-2005” үз бозында Буаның “Арктика” хоккейчыларын 4:3 исәбе белән җиңде, “Олимп-2003” Сарман районының Җәлил бистәсендә 8:5 исәбе белән уңышка иреште. Зурларыбыз якшәмбе көнне үз бозларында икенче уеннарын уздырдылар. Бу юлы аларга Теләче хоккейчылары каршы торды. Егетләребез керткән алты алкага көндәшләребез өч алка белән җавап бирделәр. Яшь хоккейчыларыбызга да, өлкәннәргә дә алдагы уеннарында җанатарларын бары тик җиңүләр белән генә сөендерүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International