“Безнең заман”ны буысындырабыз.

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

“Наше время – Безнең заман” эшче яшьләр фестиваленең бөтен конкурслары йомгаклары буенча гомумкоманда беренчелегендә беренче урынны “КАМАЗ”, “Татнефть”, “Аммоний” җәмгыятьләре, Мамадыш районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге, “Нижнекамскнефтехим”, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ГБОУ командалары яулады. Проект республика предприятиеләрендә һәм оешмалырында эшләүче 18-35 яшьлек белгечләргә үзләрен музыкада, хореографиядә, нәфис сүз сәнгатендә күрсәтергә мөмкинлек ачты. Сәхнәдә алар үзләрен профессиональ артистлардан ким күрсәтмәделәр. Район мәгариф бүлеге командасының яшь белгечләр командасы берничә ел рәттән инде әлеге фестивальдә үзен бары тик лидерлар рәтендә генә күрсәтеп килә. Алар барысы да үзләренең хезмәт коллективларында да сәнгатьне алга сөрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International