Мамадышлылар транспорт картасын рәсмиләштерә алалар.

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Халыкка пассажир хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, транспорт предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында җәмәгать транспортында һәм шәһәр яны автомобиль транспортында йөрү өчен автоматлаштырылган түләү системасын кертү турында Карар кабул ителде.

Әгәр дә Сез "социаль юл йөрү билетыннан" файдаланасыз икән, "электрон бердәм исемле социаль юл йөрү билетын" алу өчен (транспорт картасы) 1 ноябрьдән соң «Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге" бүлекчәсенә Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 10 нчы йорт адресы буенча (Телефоннар: 3-29-82; 3-22-83.) мөрәҗәгать итә аласыз.

РМПҮ бүлегенең эш режимы:

Дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга 8.00 сәг. - 17.00 сәг.

 Чәршәмбе 8.00 сәг. - 12.00 сәг.

Төшке аш вакыты-12.00 сәгатьтән. - 13.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International