Мамадышта гражданнарны Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ильяс Масаллимов, Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Алабуга районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Евгений Викентьев, Мамадыш районы прокуроры Радмир Надыршин кабул итте.
Тикшерү органнарына сораулар белән Мамадыш һәм күрше районнардан 11 кеше мөрәҗәгать итте.