Барысын да өч секунд хәл итә.

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Вәгъдә – иман! Кемдер спорт дөньясына тәүге адымнарын кече яшьтән ясый. Ә менә Гөлия исә беренче тапкыр келәмгә шәһәрдәге 4нче санлы мәктәпнең тугызынчы сыйныфында укыганда гына аяк баса. Спорт белән шөгыльләнүе аның физкультура дәресләре кысаларыннан чыгып китми. Үзен ул рәсем ясауда да сынап карый. –Җиденче-сигезенче сыйныфта укыганда Мамадыш балалар сәнгать мәктәбенә йөрдем. Дөресен әйткәндә, күңелем тартмады. Шуңа күрә, тугызынчыга күчкәч, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә барып, ирекле көрәш секциясенә язылырга булдым. Беренче остазым Владимир Бабушкин беренче көннән үк миңа спортның бу төренә мәхәббәт уятты. Хәер, ирекле көрәшне сайлавыма, әнинең абыйсы Назиф абый да этәргеч бирмичә калмагандыр... Абыйсын искә төшергәндә әңгәмәдәшнең күзләре яшьләнде. Берара тын гына утырганнан соң, сүзен дәвам итте ул. –Назиф абый минем һәр уңышыма сөенде, җиңелү ачысын татыган чакларда рухи яктан ярдәм итте, күңелне тынычландыра иде. Быел чемпионатка ныклап әзерләндек. Шул чагында аңа, мин сине җиңүче медале белән сөендерәчәкмен, дигән идем. Кызганычка каршы,.. 14 нче августта ул арабыздан китеп барды... Ләкин мин вәгъдәмне үтәдем: Казаннан кайткач, икенче көнне зиратка барып, аның каберенә чәчәкләр салдым. Медальне дә үзем белән алган идем... Остазлар, шәкертләр Беренче остазы Владимир Николаевич кызның  зур җиңү яулана: Маркс шәһәрендә билбау көрәше буенча үткән Россия беренчелегендә кыз тәүге зур җиңүен яулый. Озак та үтми, кыз үзен зурлар арасында да сынап карарга була. Мәскәү астындагы Чехов шәһәрендә РФ Кубогы кысаларында ирекле көрәш буенча хатын-кызлар арасында үткән ярышта икенче урынны яулый. Кулына өлгергәнлек аттестаты алганчы ул катнашкан турнирларны санап бетергесез. Аларда пьедесталга менмичә калганы булмагандыр аның. Владимир Николаевич Мамадыштан китеп баргач, Гөлия заманында ирекле көрәштә шактый уңышларга ирешкән Илшат Шәйдуллин кулы астында шөгыльләнә башлый. Мәктәпне тәмамлагач, Казанда Олимпия резервы училищесында өч ел белем ала Гөлия. Сынаулар аша Спортта тән җәрәхәтләре алмаган кешеләр сирәктер. Кызганычка каршы, язмам героен да читләтеп узмый бу бәла: 2012нче ел башында уң тезе зарарлана аның. Чабаксарда операция ясата. Бер елга спорттан аерылып торырга туры килә. Бу вакытка инде билбауларда көрәш буенча Россия Федерациясе спорт мастеры исемен йөртүче Гөлия алга таба да белемен арттыру ниятеннән Идел буе физкультура һәм спорт академиясенә документларын тапшыра. Таякка таянып килгән кызны күргәч, кабул итү комиссиясе әгъзалары башта аптырап калалар, ә инде аның уңышлары турында хәбәрдар булгач, шикләр шунда ук юкка чыга. 2013нче елда Илшат Шәйдуллин белән акрынлап кына күнегүләрне башлап җибәрәләр. Чөнки алда аларны Россия һәм дөнья чемпионатлары көтә. Остаз күңелен Гөлиянең алган тән җәрәхәтенең “уянып” китүе борчымыйча калмагандыр. Чабаксар хирургларына рәхмәтле бүген әңгәмәдәшем. Тез тәмам төзәлеп бетә. Күнегүләрдә авырлыкларны арттыра төшү дә файдага гына була. Билбауларда көрәш буенча Россия чемпионатында Гөлия 58 килограмм авырлыктагы көрәшчеләр арасында икенче урынны яулый һәм Россия-2 командасы составында Башкортостанның Салават шәһәрендә үткән дөнья чемпионатында катнашу хокукына ия була. Биредә дә ул Владикавказ вәкиленә генә оттырып, пьедесталның икенче баскычына күтәрелә. Ләкин ике елдан ул сул аягын имгәтә. Тагын операция таләп ителә. Чабаксарга квота буенча языла, ләкин операция ул чагында ике елдан соң гына ясалырга тиеш була. Түләп ясатасы булса, 140 мең сум акча кирәк. Гөлия район башлыгы Анатолий Ивановка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә карар кыла. Анатолий Петрович проблеманы шунда ук хәл итә. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев та ярдәм итә аңа: квотаны Казанга күчертә. 2016нчы елның 31нче мартында башкалабыз Казанда операция ясала. Шуннан соң ул ике ел спорттан китеп тора. Гаиләсе – терәге Операция ясату, Эльмир Мөбарәкшин белән гаилә кору, улы Илдан туу. Туйны алар 2016нчы елның 15нче июлендә ясыйлар, ә икенче елның 14нче июлендә уллары дөньяга аваз сала. Узган ел ул яңадан келәмгә кайта. –Улыбызга тугыз ай булуга күнегүләргә йөри башладым. Аны эштә булмаганда я әтисе, ул эшкә китсә, әнием карыйлар иде. Гомумән, гаиләбез белән бәхетле яшибез. Әти-әниләрем дә, иремнекеләр дә спорт белән шөгыльләнүемә каршы түгелләр. Казаннан үземне алар бик җылы каршы алдылар. Улым әтисе миңа әзерләгән чәчәк бәйләмен аның кулыннан тартып алып, үзе тапшырды. Җиңүем белән барлык туганнарым, дусларым котладылар. Бүген Хәлим Гыйльманов кулы астында шөгыльләнәм. Аның белән Россия, дөнья чемпионатларына әзерләнә башладык. Келәмнән китеп тору үзен барыбер сиздермичә калмады. Бер ел шөгыльләндек. Июнь азакларында Уфада узган ил чемпионатында беренче урынны яуладым, – ди әңгәмәдәшем. Планнар зур Казандагы дөнья чемпионатында аның авырлыгында тугыз көрәшче була. Шуның икесе безнекеләр: Гөлия һәм аның келәмдәше Энҗе Йосыпова. Кызларыбыз ярымфиналда очрашалар. Нәтиҗәдә Гөлия җиңү яулап, финалга уза. Монда аны Үзбәкстаннан көчле көндәш – Мамаджонова көтеп тора. Әңгәмәбез вакытында язмам герое белән аларның финал бәйгесен карап алдык. Таблода көрәш вакыты бетәргә өч секунд калганлыгы күренә. Исәп якташыбызның көндәше файдасына - 4:5. Гөлия, бөтен ихтыяр көчен туплап, соңгы ыргым ясый һәм ике баллга ия була. Шулай итеп, дөнья чемпионатында алтын медаль яулау бәхетенә ирешә. Гөлия Мөбарәкшина (Хәбибуллина) ирешкән уңышлары белән чикләнергә уйламый. Алга таба да келәмнәрдә аның матур җиңүләрен безгә күрергә насыйп булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International