10 ноябрь көнне Дүсмәт мәдәният йортында депутатлар белән очрашу үткәрелде һәм зур бәйрәм концерты булды. Чарада Чиләбедән кунаклар: Чиләбе шәһәре администрациясе консультанты, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге депутаты, Әфганстанда сугыш инвалидлары гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, сугыш инвалидлары «Булат» хәрби оешмасы рәисе Әхмәтҗанов Булат Мирзаҗан улы, Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Павлов Олег Николаевич, Дүсмәт авыл җирлеге депутаты Сидоров Денис Борисович катнаштылар.