Ел саен 20 ноябрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан игълан ителгән Бөтендөнья балалар көне билгеләп үтелә. Бу көн бөтен дөньяда балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшчәнлеккә багышланган. Дата очраклы гына сайланмаган: 1989 елның 20 ноябрендә БМО Ассамблеясы барлык илләрне балаларга яхшы тормыш һәм бәхетле балачак белән тәэмин итәргә мәҗбүр итүче Бала хокуклары турында Конвенция кабул иткән.
БМО Генераль Ассамблеясе бу бәйрәмне һәр дәүләт үзе өчен максатчан дип таныган формада һәм көнне билгеләп үтәргә тәкъдим итте. Безнең илдә бу датаны Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне буларак билгеләп үтәләр.
2019 елның 20 ноябрендә Мамадыш районы балаларына хокукый ярдәм күрсәтәчәкләр. Чаралар 11.00-12.00 сәгатьләрдә 3 нче шәһәр мәктәбе базасында, Мамадыш шәһәре, Давыдов урамы, 38 нче йортта узачак.