Мамадышта Халыклар бердәмлеге көнен зур концерт белән билгеләп үттеләр.

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Район мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.

Фойеда кунакларны Николай Михайловның фотокүргәзмәсе каршы алды. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан һәм 55 яшь тулу уңаеннан, бәйрәмне оештыручылар күпмилләтле Мамадыш районының барлык чараларына катнашы булган кешене - фото рәссам Николай Михайловны искә алырга карар кылдылар һәм аның фотоэшләре күргәзмәсен оештырдылар.

Николай Михайлович ярдәмендә узган бәйрәм атмосферасына чумарга, аның карашыннан Мамадыш тарихын кабат күрергә һәм кичерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International