Мамадыш муниципаль районында АПК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс узды.

2019 елның 1 ноябре, җомга

2019 елның 30 октябрендә Мамадыш муниципаль районында АПК оешмалары арасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р. Р. Хәбипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек объектларын һәм энергия ресурслары секторының әйдәүче белгече В. С. Евстигнеев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы и. г. Гаптрәхимов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш мунициципаль районы бүлеге башлыгы И. Р. Сафина, техниканы кышкы саклауга куюның торышын, машина-трактор парклары территорияләрен, шулай ук АПК оешмаларының авыл хуҗалыгы машиналарына ремонт үткәрүгә әзерлеген бәяләде.

Машиналарның сакланышы машина-трактор паркына техник хезмәт күрсәтүнең состав өлеше булып тора. Дөрес саклау озак вакыт хезмәт итү вакытын һәм техниканы аз чыгымнар белән нәтиҗәле файдалануны тәэмин итә, машиналарның эшсез чорда эшкә яраклылыгын саклап калырга мөмкинлек бирә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 балл системасы буенча бәяләде һәм "Продпрограмма АПК" ҖЧҖ беренче урынны бирде, икенче урынны «Павлова Т.И.»КФХ алды.

Илнур Сафин-Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International