ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов: "Мамадыш Кама аша күпер барлыкка килү белән Сингапурга әйләнәчәк».

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Мамадышта муниципаль район Советының 35 нче утырышы узды. Җирле депутатлар утырышы алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында узды.

Депутатлар һәм чакырылган кунаклар көн тәртибендәге 13 мәсьәлә буенча фикер алыштылар һәм расладылар. Мамадыш районының социаль-икътисади үсеш стратегиясеннән һәм аерым авыл җирлекләренең генераль планыннан башлап, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга кадәр күп нәрсә турында сөйләштеләр.

Районның социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслау турындагы доклад белән район башкарма комитетының территориаль үсеш начальнигы Айрат Дәүләтшин чыгыш ясады.

Ул "Вятка" сәнәгать мәйданчыгының хәзерге һәм киләчәк резедентлары, АПКны үстерүнең перспектив проектлары турында гына түгел, мәгариф, спорт, яшьләр сәясәте һәм мәдәният системаларын үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы турында да сөйләде.

Районда социаль-икътисадый өлкәнең төрле тармакларында өстенлекле проектларны гамәлгә ашыруны исәпкә алып, 2030 елга кадәр максатчан үсеш юнәлешләре үзгәртелде. Шулай итеп, районда мәктәптән тыш эшләр үзәге, универсаль спорт залы, мәйданчыклар, сәләтле балалар мәктәбе, башлангыч мәктәпләр һәм балалар бакчалары, авыл мәдәният йортлары һәм башка социаль объектлар төзү планлаштырыла. 2030 елга кадәр районда кайбер торак пунктларга, сөт комбинатына яңа юллар барлыкка киләчәк, су транспорты өчен порт төзелеше белән элеватор көтелә...

Шул ук вакытта, территориаль үсеш темпын саклап калу һәм арттыру максатларында, капиталь инвестицияләрнең һәм кертемнәрнең еллык дәрәҗәсен 4 млрд. сумнан да ким булмаган күләмдә саклап калырга кирәк. Куелган бурычларга ирешү өчен финанс ягыннан тәэмин ителеш кирәк. Консолидацияле бюджетны тулыландыру буенча үз керемнәреңне 17-20 процентка (425 млн.сум) арттыру һәм 1 млрд. 300 млн. сумга җиткерү күздә тотыла.

Республика программаларын тормышка ашыруга килгәндә, Мамадыш районы лидерлар рәтендә. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, безнең район Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган барлык программаларда да диярлек актив катнаша, ә алар 40ка якын.

«Без республика урыннарда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен мөмкинлекләр һәм финанслар эзләгән уникаль вакытта яшибез. Муниципалитетлар башлыклары кул сузып, мөстәкыйль рәвештә читтә ярдәм эзләргә мәҗбүр булган вакытлар да булды. Хәзер барысы да күпкә җиңелрәк.Шуңа күрә сез мондый мөмкинлекләрдән максималь рәвештә файдаланырга һәм президент программаларын һәм проектларын актив гамәлгә ашыруны дәвам итәргә тиеш.

Яңа инвестицияләр җәлеп итү өстендә дә эшләргә кирәк. Инвестицияләр-ул, барыннан да элек, яңа предприятиеләр һәм яңа эш урыннары. Белүемчә, берничә мең җирле халык районнан читтә эшләргә мәҗбүр.

Ә бу яхшы түгел, - дип мөрәҗәгать итте Марат Готович депутатларга. - Сезнең һәрберегез патриот булырга һәм җирле яшьләр һәм халык районда калсын өчен эшләргә тиеш. Нинди дә булса эре производстволарның барлыкка килүен көтеп тормыйча. Кече авыллардан башларга кирэк.Бу авылларда зур булмаган предприятиеләр булса да, булачак".

Марат Әхмәтов шулай ук җирле аграрийларның уңышларын билгеләп үтте. «Урып-җыю нәтиҗәләре буенча район тарихында беренче тапкыр Мамадыш уңыш күрсәткечләре буенча лидерлыкка чыкты. Район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре быел шундый билгегә иреште. Бу, һичшиксез, Рифат Мотыйгуллинның казанышы. Ул эшне югары дәрәҗәдә җайга сала алды. Гомумән, районның мөмкинлекләре зур һәм перспективалары зур. Бик зур территориясе һәм уңайлы географик урыны бар-моннан файдаланырга кирәк. Менә Кама аша күпер барлыкка киләчәк, ул вакытта Мамадыш Сингапурга әйләнәчәк», - дип нәтиҗә ясады ул.

Марат Әхмәтов шулай ук «Бердәм РОССИЯ " Бөтенроссия сәяси партиясенең Мамадыш җирле бүлегенең 32 нче конференциясендә катнашты. Марат Готович кулыннан партия билетын «Агрохим» җәмгыяте директоры Айрат Хәсәнов алды. Надежда Ларионова һәм Гөлия Мөгтәсова Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Конференция Казанда узачак 31 нче төбәк партия конференциясенә 3 делегатны сайлады. Конференция эшендә шулай ук «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Марат Галиев катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International