Мамадыш районы почта бүлеге Татарстанда иң яхшысы дип табылды.

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

«Татмедиа» һәм «Татарстан почтасы» АҖ хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре конкурсына йомгак ясадылар. Бүген Казанда тантаналы бүләкләү чарасы узды.

2019 елның икенче яртыеллыгына язылу нәтиҗәләре буенча иң яхшыларны бүләкләделәр.

Җиңүчеләргә акчалата бүләкләрне һәм чәчәкләрне басма МАССАКҮЛӘМ мәгълүмат чаралары буенча медиакомпания генераль директорының урынбасары Әлфия Адиятова тапшырды.

Сезгә-газета укучыларыбызга безнең басмаларны алып килүче, журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары башкарган хезмәтегезне аларга җиткерүчеләргә-зур рәхмәт. Бу бик катлаулы эш, шуңа да карамастан, без басмаларны көтә торган кешеләр өчен бу ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңлыйбыз. Без сезнең хезмәтегезгә зур рәхмәтебез белән карыйбыз һәм алга таба да газета — журналларга шундый ук зур кызыксыну белән сөйләп, газета-журналларга ярдәм итәрсез дип өметләнәбез", - диде үзенең кереш сүзендә Әлфия Әдиятова.

Азнакай районында Урманай, Балтач районындагы Иске Салавыч, Мамадыш районындагы Дүсмәт (җитәкчесе - Ландыш Назирова), Кайбыч районының Олы Кайбыч һәм Мөслим районындагы Шуганка почта элемтәсе бүлекчәләре иң яхшылар дип табылды.

Бу бәйге 2013 елдан башлап 12 нче тапкыр үткәрелә. Бу юлы 27 хат ташучы һәм 26 бүлек бәяләнде. Жюри газетага язылу арту күләме, газетага язылучылар саны һәм башкалар буенча җиңүчеләрне билгеләде.

Хат ташучыларга –  15әр мең сум, почта элемтәсе бүлекчәләренә 30 мең сум күләмендә шәхси акчалата бүләкләр тапшырылды.

"Татарстан Россия Федерациясендә иң күп укучы төбәк булып кала бирә. Минемчә, мондый партнерлар булу сәбәпле генә. Чөнки массакүләм мәгълүмат чараларында барлык төрле мәгълүматлардан, басмалар саныннан чыгып, „Татмедиа“ басмалары гына өйгә якты һәм файдалы, һәрвакыт актуаль, файдалы мәгълүмат алып килә", — дип нәтиҗә ясады «Татарстан почтасы» директоры урынбасары Светлана Гришина хат ташучыларга мөрәҗәгать итеп.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/10/29/666934/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International