“Мастер Профи” ҖЧҖ белгече Инна Тухветулова 2019 нчы елның 23 нче октябре көнне Мамадыш районының халыкны эш бшлән тәэмин итү үзәгендә эш эзләүчеләргә психологик ярдәм күрсәтте.
Чара барышында эш эзләүчеләр, үзләренең психологик аерымлыкларын төгәлрәк белү йөзеннән, сорауларга язма җавап бирделәр.
Белгеч, аларның җавапларына карап, алларында торган мәсьәләләрнең чишелү юлларын, мөмкинлекләрен аңлатты, аларның һәр кайсына үзбаштан чишү өчен шәхси бурычлар куйды.
12 эш эзләүче һәм сәләмәтлеге чикле булган эшкә тартылмаган 1 кеше бу көнне дәүләт хезмәте белән куллана алды.
Чара ахырында белгеч һәр катнашучыга мөмкинлекләренә туры килгән аеры киңәш-тәкъдим бирде.