Мамадышлылар «Без-Россия гражданнары!» иҗади конкурсында катнаша ала.

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Мамадышлылар физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында уздырыла торган VII Республика «Без-Россия гражданнары!» иҗат конкурсында катнаша алалар.

Конкурс республиканың территориаль сайлау комиссияләре, «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы» иҗтимагый оешмасы - «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте», «Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе»дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе белән берлектә үткәрелә.

Анда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге физик мөмкинлекләре чикләнгән (барлык категория инвалид) балалар һәм яшь гражданнар катнаша ала.

Конкурс бер этапта үткәрелә: 2019 елның 15 октябреннән 15 декабренә кадәр. Материаллар 2019 елның 22 ноябренә кадәр «Конкурс» тамгасы белән түбәндәге адрес буенча тапшырыла: 420095, Казан шәһәре, Серов проспекты, 3 нче йорт, Сукырлар өчен республика махсус китапханәсе е-mail: rsbs@yandex.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International