Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп түбәндәге хәбәрне бирә.
РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.
"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Кануны нигезендә 6 нчы ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көн булып исәпләнә.
Шулай итеп, 2019 нчы елда биш көнлек эш атнасында 4 нче һәм 6 нчы ноябрь ял көннәре булып санала. 5 нче ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.