25-27 октябрьдә Мамадыш шәһәрендә «Олимп», «Ак Бүре», Казан шәһәренең «Биектау», «мәктәп " командалары катнашында 2011 елда туган яшүсмерләр арасында хоккей буенча турнир узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны Алабуга шәһәренең «Көмеш бүреләр» командасы алды, 2 урынны – Казан шәһәренең «Ак бүре» командасы, 3 урынны – Уфа шәһәре "Азаматова исемендәге команда, 4 урын – Биектау авылы “Биектау”, 5 урын - Киров шәһәренең “Союз-2”, 6 урын - Мамадыш шәһәренең “Олимп" (тренер Клинов Н.). Тамашачылар симпатиясе призы белән Мамадыш шәһәренең «Олимп» командасы Ильяс Садретдинов бүләкләнде. Турнирның иң яхшы һөҗүмчесе-Дмитрий Рябоконь (Киров); Иң яхшы бомбардир – Богдан Антонов (Уфа); иң яхшы сакчы – Илсаф Нигъмәтуллин (Казан), иң яхшы капкачы – Семен Шишолин (Биектау), турнирның иң яхшы уенчысы – Тимур Юсупов (Алабуга).