“Татарстан Почтасы“ УПС федераль дәүләт унитар предприятиесенең “Мамадыш почтамты“на яңа җитәкче итеп Фәния Габдрахман кызы САФИУЛЛИНАны билгеләделәр. БЕЛЕШМӘ: Фәния Габдрахман кызы 1975нче елның 26нчы августында Түбән Ушма авылында туа. Белеме: урта һөнәри белем. 2006нчы елда почта элемтәсе белгечлеге буенча Казан элемтә электр техникумын тәмамлый. 03.09.1993 – 17.04.1998 – “Кызыл флаг“ колхозы бухгалтеры; 27.04.1998 - 15.04.2002 - Мамадыш район почта элемтәсе узелы ревизоры бухгалтеры; 16.04.2002 - 25.11.2005 – Мамадыш район почта элемтәсенең җитештерү мәсьәләләрен оештыру буенча инженеры; 26.11.2005 – әлегәчә Мамадыш почтамты начальнигы урынбасары вазыйфаларын башкарган.
Элек Мамадыш почтамтын җитәкләгән Таһир Галимханов яңа уку елы башыннан Җөри мәктәбе директоры итеп билгеләнгән иде.