Йөрәк фаҗигасы.

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

–Йөрәк-кан тамырлары авырулары арасында инфаркт зур урын алып тора. Ел саен аларның саны арта бара. Алардан үлем очраклары да зур. Татарстанда соңгы елларда миокарда инфарктын дәвалау буенча дәүләт программасы да эшли. Әмма сез хаклы, йөрәкнең ишимик авыруы турында бөтен кеше дә белми әле. Ишемия – йөрәк мускулында, тукымаларда кан әйләнеше җитмәү. Яшь барган саен тамырлар эластиклыкларын югалталар, аларга атеросклеротик төерләр туплана, алар тамырларның кысылуына һәм кан йөрешенең кимүенә китерәләр. Әлеге атеросклеротик төерләрнең күләмнәре арта, бүртәләр һәм шартлыйлар. Безнең организм шулай көйләнгән: тамырлар, яки төерләр зарарланган урыннарда ак кан тәнчекләре туплана, алар тромблар – тромбоцидлар барлыкка килүдә катнашалар. Аларга тромблар хасил итүче күзәнәкләр дә өстәлә. Алар кан тамырын бөтенләй томаларга мөмкиннәр. Ул вакытта инфаркт була. Ә инде кан йөреше тулысынча ук тукталып бетмәгәндә – стенокардия килеп чыга. Бик көчле авырту башлана. –Бу авыртуны ничек танырга? –Ул – баса, чәнчи, кыздыра торган авырту, күкрәк читлегенең сул ягында да, җилкәдә дә булырга мөмкин. Авырту синдромы таралырга да, сул кулда, сул иң өстендә, умырткалыкта, теш казнасында, башның сул ягында да булырга мөмкин. Ул авырту бик интенсив, анальгетиклар белән генә бетми. Бу вакытта пациент үлем куркынычы, яки буылуын тоя. Болар – ишимик авыруның характерлы билгеләре. Әгәр дә авырулар 15 минуттан артыграк дәвам итә икән, хәлегез бик мөшкел, ашыгыч чаралар күрергә кирәк, дигән сүз. –Бу вакытта, “Ашыгыч ярдәм” килгәнче, кеше үзе өчен нәрсәләр эшли ала? –Башны бераз күтәреп ятарга кирәк. Тел астыгызга бер нитроглицерин таблеткасы салыгыз. Авырту узмаса, 5 минуттан тагын бер таблетка саласы. Әмма икедән артык ярамый. Нитроглицерин нечкә кан тамырларын киңәйтә һәм артериаль басымны төшерергә мөмкин. Аннан аспирин таблеткасы чәйнәгез. Ул тромблар хасил булуны киметә. Һәм тизрәк ярдәм чакырыгыз. Әгәр дә авырту аш казанында түгел икән, авыртуны баса торган (обезболевающее) дару эчәргә була. Соңгы ун елда Татарстанда кардиологик ярдәм программасы нык үсештә һәм госпитальләштерүгә кадәр һәм госпитальләштерү этабында тромболизис үткәрү процедурасы бар. –Нинди нәрсә ул, тулырак сөйләсәгез иде. –Тромбны эретә торган, бик көчле тәэсир итүче препарат кертелә. Шулай итеп, бозылган кан әйләнеше торгызыла. Препарат аеру2019нчы ел башыннан район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткәндә теркәлгән очраклар: 122 кискен коронар синдром (инфаркт алды халәте) 48 инфаркт булды. Аларның 34енә тромболизис үткәрүгә ихтыяҗ бар иде, 21 пациентка гына уздырылды, 13 кеше вакытында мөрәҗәгать итмәделәр. ча яхшы тәэсир итә торган, 0дән 12 сәгатькә кадәрге “терапевтик тәрәзә” төшенчәсе дә бар. Ул даруны ни кадәр иртәрәк куллансак, аның терапевтик эффекты шул кадәр югарырак. Бер сәгать эчендә тромболитик терапия кулланган һәм инфарктка кадәр барып җитмәгән очраклар булды. –Нәкъ менә тромболизис процедурасын кулланырга кирәген ничек аңларга? –Моны табиб хәл итә. Һәм ул электрокардиографиягә карый. ЭКГ буенча пациентка тромболизис кирәкме-юкмы икәнен ачыкларга мөмкин. Тромболизис кулланганнан соң без авыруларны Яр Чаллыга – кан тамырлары һәм кардиохирургия үзәгенә җибәрәбез. Анда аның тамырлары компьютер ярдәмендә тикшерелә, анда дәвалау юллары билгеләнә, кирәк икән, операция ясала. –Бу – катлаулымы? –Стентирлаштыру операциясе – югары технологияле, аз инвализлы, ягъни зур итеп кисмичә, җирле анестизия астында үткәрелә. Тамырга кечкенә пружина урнаштырыла, тамырны киңәйтеп кан әйләнешен торгыза. Кеше күп очракта исән кала һәм андый пациентның тормыш сыйфаты югарырак була. –Шулай итеп, инфарктка кечкенә генә шик тууга ук, беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәк? –“Ашыгыч ярдәм“ чакырырга. Сез авылда яшисез икән – медикка, фельдшерга мөрәҗәгать итәргә. Ял көне икән – көтәргә кирәкми, “Ашыгыч ярдәм“ чыкырыгыз. Инфаркт ашыкмауны түзеп тормый. Вакыт узган икән, без ярдәм итәргә көчсез. Инфаркт башланып, 12 сәгать узганнан соң дару файда итми. Берәр нәрсә аңлашылмаса, ЭКГ реаниматологка, яки терапевтка җибәрелә. Бездә кадиолог эшли. Бер тапкыр тикшерелү – ЭКГ гына кирәк. –Ә бит һәр кабинетта чират, чиратка электрон язылу, пациентлар арасында да кешене чиратсыз уздырырга теләүчеләр аз табыла... –Менә шуңа күрә көтәргә ярамый, шунда ук “Ашыгыч ярдәм“ чакырырга кирәк. ЭКГны фельдшерлар ясый. Алар өйрәтелгән һәм нинди очракта ашыгыч эшләргә кирәген беләләр. –Ни өчен табиблар инфаркт яшәрә, дип чаң сугалар? –Яшьрәк чакта инфаркт киңрәк була, өлкән яшьтәгегә караганда авыррак кичерелә. Быел бездә 80нче елларда туганнарда да инфаркт очрагы булды. Минем практикамда инфаркт очрагы 24 яшьлек пациентта да булган иде. Кызганычка каршы инфарктлар һәм кискен коронар синдромнар очраклары арта. –Инфарктның сәбәбен дә атасагыз иде. –Аңа китерүче факторларның беренчесе – шикәр диабеты. Аз хәрәкәтләнү, тазару, тәмәке тарту, алкоголь, терлек майларын һәм итне күп куллану – болар барысы да риск факторлары. Боларга игътибар итмичә ярамый.

Әңгәмәдәш – НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International