Безнең кызлар булдыра!

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

“Олимп” спорт комплексы бу көннәрдә волейбол буенча республика беренчелегенең “Б” төркемендә чыгыш ясаучы командалар арасындагы ярышларны кабул итте. Бәйгеләрдә барлыгы 16 команда чыгыш ясады. Алар төркемнәргә бүленеп уйнадылар. Безнең кызларыбыз турнирны җиңелүдән башладылар. Апас волейболчыларына 2:1 исәбе белән оттырдылар. Ә менә икенче очрашуда Аксубай командасын, чын мәгънәсендә, тар-мар итеп, бәйгеләрнең алдагы этабына уздылар. Чирекфиналда арчалыларны ике сетта отып, ярымфиналда җитди көндәшләре – Минзәлә волейболчылары белән очраштылар. Беренче сет көндәшләр файдасына тәмамланды. Вакыты белән туплар аермасы безнең файдага булып та, көндәшләренә исәпне тигезләргә, хәтта өстен чыгарга да “мөмкинлек” тудырган мизгелләр булды. Әмма кызларыбыз бөтен ихтыяр көчләрен бер йодрыкка туплап, алдагы ике сетта Минзәлә волейболчыларын бирелергә мәҗбүр иттеләр. Финал очрашуы турнир барышында иң кискене, иң мавыктыргычы булгандыр. Мамадышлылар Кукмара волейболчыларына да беренче сетта оттырдылар. Уенчыларыбызга остазлары Вера Әхмәтшинаның үзвакытында кимчелекләрне, ялгышларны күрсәтүе нәтиҗәсез калмый. Шулай итеп Мамадыш командасы җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International