Мамадышта җәмәгать транспортының эш режимы озайтылды.

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

2019 елның 22 октябреннән Мамадышта өстәмә автобус йөри башлый, шул рәвешле җәмәгать транспортының эш режимы озайтылды. Шәһәр халкына уңайлы булсын өчен, Красная Горка авылының соңгы тукталышыннан автобус 19.19 һәм 19.45 сәгатьтә китә һәм гадәти маршрут буенча хәрәкәт итә: Красная Горка - «Төньяк» микрорайоны – Юлчылар поселогы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International