Мамадыш районы Җөри авылында яшәүче Михаил Егоров үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов котлады. Кунаклар юбилярга котлау открыткалары, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар. ТР Президенты Указы белән Михаил Васильевич дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде: «Фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук муниципаль медаль һәм Ак Барс холдингыннан медаль.