Кичә Мамадыш шәһәренең 2 нче лицее үз бәйрәмен билгеләп үтте.

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

19 октябрьдә Бөтенроссия лицеист көне билгеләп үтелә. Мамадыш шәһәренең 2нче лицее дә читтә калмады. Биредә дә бәйрәм гөрләде. "Белем йортын"  туган көне белән котларга район башлыгы Анатолий Иванов, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Хуҗаҗанов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Габдрахманов һәм әти-әниләр килгән иде.Гадәти булмаган дәресләр - 30әр минут булды, попкорн һәм баллы мамык белән сыйландылар, кергәндә кулакларны оркестр музыкасына вальс биеп каршы алдылар. Беренче сыйныф укучыларын багышлау тантанасы узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International