Сөенеч белән көенеч әлегә янәшә.

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Үткән атнада Мамадыш хоккей белән “җенләнде” дисәм дә дөреслеккә туры килер. “Олимп” Боз сараенда 2009нчы елда туган хоккейчыларның ТР Хоккей федерациясе призына “В” төркеменә кергән командалар арасында ярышлар үтте. Анда безнең “Олимп”тан тыш Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Кукмара, Байлар Сабасы хоккейчылары катнашты. Мәгълүм булганча, бу турнирда барлыгы 36 команда катнаша, алар алты төркемгә бүленделәр. Һәр төркемдә беренче-өченче урыннарны алучылар, икенче этапта 18 коллектив арасына эләгергә тиеш иде. Кызганычка каршы, командабыз биш очрашуның икесендә генә җиңү бәхетенә иреште. 2007нче һәм 2005нче елларда туган хоккейчыларыбыз да үз бозларында җанатарларын сөендерә алмадылар. Беренчеләре Җәлил бистәсенең “Торнадо” командасына – 5:3, икенчеләре Лениногорскның “Нефтяниг”ына 7:2 исәбе белән оттырдылар. Ә менә “Олимп-2003” белән Зәйнең “Яшьлек” командасы арасындагы очрашуны җанатарлар тиз генә онытмаслардыр. Егетләребез беренче периодны 5:2 исәбе белән үз файдаларына тәмамладылар. Ә менә икенче период башланып, өч минут вакыт узмады, исәп кунаклар файдасына 6:5 булды. Очрашу уртасында “Олимп” исәпне тигезләп кенә калмады, алга да чыкты. Аннары бозда кагыйдә бозулар китте. “Яшьлек” уенчылары тупас уйный башладылар. Яр Чаллыдан чакырылган нейтраль хөкемдар да берара уенны кулдан ычкындырды. Өченче периодта нибары ике бишлектән генә торган “Олимп” көндәшләренең каршылыкларын сындырып, 13:9 исәбе белән җиңүгә иреште. “Яшьлек” өчен җан атарга килгән кешеләрнең үз-үзләрен тотышлары күп кенә сораулар тудырды. Егетләребезгә Зәйдә җиңел булмаячагы көн кебек ачык. Шуңа күрә уенны хөкем итү өчен безгә дә ТР Хоккей федерациясеннән нейтраль хөкемдар сорарга кирәк. Шунысы сөендерә, “Олимп”ның беренчелек башланганнан бирле, әле бер очрашуны да оттырганы юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International