ЯШЬЛӘРЕБЕЗ СӘНГАТЬКӘ ГАШЫЙК.

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Үткән атнада Яр Чаллыда “Наше время – Безнең заман” эшләүче яшьләр иҗатының республика телевизион фестиваленең зона этабы узды. Безнең команда барлык номинацияләрдә дә уңышлы чыгыш ясады. Район мәгариф бүлегенең иҗат коллективы – “Минута славы”, “Ихлас” бию төркеме – “Хореография” (ансамбльләр), Ильмир Сәмигуллин, Лилия Галиева – “Музыка”, “Ихлас” вокаль ансамбле “Музыка” (ансамбльләр) номинацияләрендә җиңү яуласалар, Ландыш Бабаниязова “Музыка” номинациясендә өченче булды. Безнең иҗат коллективы 13-14нче ноябрьләрдә Казанда узачак финалда да уңышларга ирешер, дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International