“УДАРНИКЛАР” КҮБРӘК.

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Узган атна шимбәсендә бөтен дөнья татарча диктант язды. Бу чарада ничә ил, күпме кеше катнашканын әлегә тәгаен генә әйтеп булмый, әмма безнең районда татарча сөйләшүче башлангыч сыйныф укучыларыннан алып өлкәннәргә кадәр 2000нән артык укучы, укытучылар, ата-аналар, өлкәннәр, төрле һөнәр ияләре үзләрен сынап карадылар. Район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе, шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары Назилә Фәрхуллина белдергәнчә, акциядә катнашучылар Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” публицистик язмасыннан 213 сүздән торган өзек буенча диктант язганнар. Назилә Фаилевна белдергәнчә, 9нчы сыйныфка кадәрге балалар өчен ул бераз катлаулырак булган. Шулай булуга карамастан, “ударниклар”, ягъни “4”ле һәм “5”ле билгеләренә язучылар зур күпчелекне тәшкил иткән. Районның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы бу чарада активлык күрсәткән. Барлыгы 28 “аккалфак“лы татарча диктант язган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International