Һәр җомгада мәгариф оешмаларында "Тормыш дәресләре" үтә. Сыйныфтан тыш дәресләр материаллары укучыларга мөмкин кадәр кызыграк бирелә.
Бу җомгада Мамадыш шәһәренең 1 нче урта мәктәбе укучыларын мәктәп фойесында иртәндән Мамадыш шагыйрьләре һәм язучыларының китап күргәзмәсе, Бөек Ватан сугышы геройларына – якташларыбызга, шәһәр һәм район предприятиеләренә, ягъни тормыш дәресләре темаларына багышланган стендлар көтә иде. Ә сыйныф кабинетларында аларны җирле шагыйрьләр Ю.С. Апполлонова, В. И. Калашников, «РМ "АГРО» ның вәкиле коммерция директоры А. Әхмәтов белән очрашулар көтә иде.
Укучылар тын да алмыйча кунакларны тыңладылар, сораулар бирделәр. Альмир Әхмәтов, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, үз предприятиесе турында бик оста итеп сөйләде, укучыларны үзенең сөйләүләре белән кызыксындырды.