«Салават күпере» («Радуга») балалар бакчасында тәрбияләнүче Маргарита Бастригина һәм инглиз теле укытучысы - Зиннатова Гүзәлия Рәзил кызы Яр чаллы шәһәреннән җиңү һәм 3 дәрәҗә диплом белән кайттылар.

2019 елның 18 октябре, җомга

«Салават күпере»  балалар бакчасында тәрбияләнүче Маргарита Бастригина һәм инглиз теле укытучысы - Зиннатова Гүзәлия Рәзил кызы Яр чаллы шәһәреннән  җиңү һәм 3 дәрәҗә диплом белән кайттылар.

Бүген «I love English» төбәк фестиваль – конкурсын Яр Чаллы шәһәренең инглиз теле юнәлешле  «Алтын балык» балалар бакчасы кабул итте. Инглиз теле буенча олимпиадада Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Буа һәм Питрәчтән барлыгы 40 талантлы балалар катнашты.

Чит тел өлкәсендәге нәни балаларның белемнәрен компетентлы жюри бәяләде, аның составына Яр Чаллының мәгариф идарәсе, шулай ук педагогика көллияте вәкилләре керде.

Олимпиада берничә этаптан торды, әмма педагогларга ябык ишекләр артында ниләр булганын күрсәтмәделәр.

Балалар белән бары тик инглиз телендә генә аралаштылар.

1 урында - Яр Чаллы, 2 урында - Түбән Кама, 3 урында-Мамадыш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International