Яшь чагында безнең дә тукмашкан чаклар аз булмады. Әмма берәүгә дә көтүебез белән ябырылмый идек. “Егылганны кыйнамыйлар,” – дигән принципны беребез дә бозмады. Дөрес, өйдә сугышканны белсәләр, баштан сыйпамадылар, анысы. Районыбыз мәктәпләренең берсендә 10-14 яшьлек дүрт яшүсмер белән бер яшьтәшләре арасында килеп чыккан конфликт аларны комиссия утырышна алып килә. Россия Федерациясе кануннары нигезендә аларга карата эш кузгатып булмаганлыктан, малайлар җаваплылыкка тартылудан котылалар. Ата-аналары, мәктәп коллективы аларның алга таба үзләрен ничек тотачакларын күзәтү астында тотсалар, комачау итмәс иде. Балалар яшьтән үк, әгәр закон белән проблема була икән, бу аларның алдагы тормышларында кайбер киртәләр тудырырга мөмкинлеген исләреннән чыгармасыннар иде. Кайбер балигъ булмаганнар, техника белән идарә итү өчен билгеле бер яшькә җитәргә кирәклеген нигәдер “онытып” җибәрәләр. Тиздән 18 яшен тутырачак бер кыз җиңел машина руле артына утырып, олы юлга чыга. Шушы гамәле белән ул РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.1 пунктын боза. Әгәр аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатмаган булсалар, кызның юлда һәлакәткә очрамасына кем гарантия бирә ала. Монда ата-ананың гаебе барлыгын да танырга кирәк. Уналты яшьлек яшүсмер дә таныклыксыз скутер белән идарә итә. Техниканың дәүләт теркәү номеры да булмый. Нәтиҗәдә, әлеге яшүсмерләр 5000әр сум штрафка тартылалар. Ә комиссиядә алар кисәтү алу белән генә котылалар. Балигъ булмаганнар белән эш һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия эшендә хәмер белән дуслашып, балаларына тиешле тәрбия бирмәүче ата-аналарны тикшерү беркайчан да бетмәс, ахрысы. Аларның кайберләре үзләренең гаепләрен таныйсы урынга, комиссия әгъзалары белән бәхәскә керәләр, балаларының тамаклары тук, өсләре бөтен булуларын дәлилләргә маташалар. Әгәр утырышка чакырылып та, нинди дә булса нәтиҗә ясамыйча, аек фикер белән уйлап эш итмәсәләр, кайберәүләр үзләренең ата-ана хокукыннан мәхрүм калырга мөмкин икәнлекләрен аңласыннар иде. Комиссия бит ул “җәзалаучы” түгел, кем кыек юлга баскан, аларга дөрес, туры юл, ялгышларны күрсәтүче, аларны ничек төзәтергә кирәклеге турында киңәшләр бирүче орган.