Ташламаларга ия булучылар социаль юл йөрү билеты алачак.

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Халыкка пассажир хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, транспорт предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.07.2019 ел, №604 карары нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 2 июлендәге 574 номерлы "Ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталар һәм транспорт кушымталы электрон карталар бирү тәртибен раслау турында" карарына үзгәрешләр кертелде, җәмәгать транспортында һәм шәһәр яны автомобиль транспортында йөрү өчен автоматлаштырылган түләү системасын кертү турында Карар кабул ителде.

Әгәр дә Сез “социаль юл йөрү билетыннан” файдаланасыз икән, яки бердәм электрон исемле социаль юл йөрү билетын» алу өчен (транспорт картасы) 1 ноябрьдән соң Республика матди ярдәм үзәгенең Мамадыш муниципаль районындагы 27 нче бүлегенә мөрәҗәгать итәргә, үзегез белән паспортыгызны алыгыз.

Белешмәләр өчен Телефон: 8 (85563) 3-34-54,8 ( 85563) 3-29-82, 8 (85563) 3-22-83.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International