Татарстан Республикасында федераль каналларның аналогик трансляциясе туктатылды.

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстанда федераль телеканалларның аналог телевидениесе өзелде. Цифрлы телевидениегә күчү татарстанлыларга телетапшыруларны югары сыйфатлы (HD) карарга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук киләчәктә кәрәзле элемтә һәм башка бурычлар өчен файдаланырга мөмкин булган ешлыкларны бушатачак. Татарстан йорт хуҗалыкларының 99,3% ында цифрлы сигнал алуның техник мөмкинлеге бар.

Цифрлы тапшыруларга күчү мәсьәләләрен хәл итү өчен 800-222-87-16 кайнар линия эшли. Россия буенча шалтырату бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International