Мамадыш проектлары Russian Event Awards вакыйгалы туризм өлкәсендә Идел буе федераль округыннан һәм Уфадан төбәк премиясе финалында призерлар булдылар.
Балаковада 2019 елда Идел буе федераль округыннан Russian Event Awards вакыйгалы туризм өлкәсендә Төбәк премиясе конкурсында финалга чыккан проектлар исемлеге игълан ителде. Russian Event Awards вакыйгалы туризм өлкәсендә Төбәк премиясе финалында катнашу өчен 13 регионнан 141 проект сайлап алынды. Мамадыш районы өч проект тәкъдим итте. Шуларның икесе призлы урыннар алды.
«Туристлык вакыйгасының иң яхшы идеясе» номинациясендә өченче урынны «Кирмән Җыены» фестивале алды, «Шәһәрнең иң яхшы театральләшкән урам тамашасы һәм карнавал» номинациясендә «ЅиппуФест»креатив чаналар фестивале икенче урынны яулады.
Russian Event Awards Идел буе һәм Урал милли премиясенең төбәк конкурсы нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар 15-17 ноябрьдә Самарада узачак Russian Event Awards Милли премиясенең гомуммилли финалында катнашу хокукына ия булачак.