Татарстан Росреестрында күчемсез милек объектларына арест салу һәм алу сораулары буенча кайнар линия булачак.
24 сентябрь көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милек объектларына арест салу һәм алу тәртибе белән бәйле сораулар буенча «бердәм Кайнар линия көне» үткәрәчәк.
Казан халкының сорауларына 8(843)255-25-71 телефоны буенча арестларны дәүләт теркәвенә алу бүлеге башлыгы Лилия Фәхретдинова җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru Гражданнар мөрәҗәгате – кайнар линияләр.
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.