Мамадыш районында җылыту сезоны башланды.

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

18 сентябрьдә Мамадышта җылыту сезоны башланды. Әлеге карар Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетында имзаланды. Мондый карар түбән температура булу сәбәпле кабул ителде.

Кичә җылылык ДАСО «Мамадыш район үзәк хастаханәсенә» тоташтырылды. Бүген җылы шәһәрнең барлык учреждениеләренә, беренче чиратта балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә, биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International